Зур Кукмарадан Галимҗанова Заһидәбану Таһир кызының 80 яшьлек юбилее!
Зур Кукмара авылында яшәүче безнең өчен кадерле булган кешебез Галимҗанова Заһидәбану Таһир кызының 20 майда 80 яшьлек юбилее.
Әниебез, әбиебез, сине олуг юбилеең белән котлыйбыз. Теләкләрнең кайсын гына теләсәк тә, аз булыр кебек. Иң мөһиме – Аллаһы Тәгалә сиңа хәерле, бәрәкәтле, сәламәт гомер, иман байлыгы, күңел тынычлыгы белән яшәргә насыйп итсен. Йөзеңдәге иман нуры, йөрәгеңдәге җылылык сүрелмәсен.
Иң изге теләкләр белән балаларың, оныкларың, туганнарың исеменнән оныгың Алия.
Нет комментариев