Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Зур Кукмара авылында яшәүче Фәләхетдинов Илдар Нургаян улының юбилее!

20 октября 2018, 23:40

651

0

0

22 октябрьдә Зур Кукмара авылында яшәүче кадерле кешебез Фәләхетдинов Илдар Нургаян улының юбилее. Аңа 60 яшь тула.

Кадерлебез, сине олы юбилеең белән тәбрик итәбез. 60 яшь ул – кеше гомеренең олы тормыш тәҗрибәсе туплаган чагы. Синең акыллы киңәшләрең, хәер-фатыйхаң – безнең өчен маяк ул. Алга таба да якты дөньяда бер-беребезгә кирәк һәм терәк булып, һәр туган көнгә сөенеп, сәламәтлек һәм тигезлек белән, балаларның, оныкларның игелеген күреп, озак еллар яшәргә насыйп булсын.

Сәламәтлек ташламасын сине,

Һәрбер көнең үтсен шатлыкта.

Яшәү яме, дөнья иминлеге

Юлдаш булсын сиңа һәрчакта.

Теләкләрнең кайсын теләсәк тә,

Аз булыр күк синең хөрмәткә.

Аяз булсын һәрчак синең күңелең,

Без калабыз шушы теләктә.

Иң изге теләкләр белән әниең, тормыш иптәшең, балаларың, киленең, оныкларың.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk