Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Зур Кукмара авылында гомер кичерүче Фәйзрахманова Әнисәнең 70 яшьлек күркәм юбилее!

16 марта 2018, 12:19

592

0

0

Зур Кукмара авылында гомер кичерүче безнең кадерле кешебез, газиз әниебез, сөекле дәү әниебез Фәйзрахманова Әнисәнең 16 мартта гомер бәйрәме – 70 яшьлек күркәм юбилее.

Кадерле әниебез! Сине ихлас күңелдән олы юбилеең белән котлыйбыз. Сабыр холыклы, киң рухлы, кече күңелле һәм юмарт, мәрхәмәтле, дуска-туганга һәм күрше-күләнгә ярдәмчел кеше син. Киләчәктә дә Ходай Тәгалә сиңа тән сихәтлеге, кайгы-хәсрәтсез көннәр, бәхетле картлык насыйп итсен. Балаларыңның игелеген күреп, барча туганнарыңның ихтирамын тоеп, оныкларыңның шат авазына сөенеп, тормышыбызның яме булып, безнең янәшәбездә сиңа әле озак еллар яшәргә язсын.

Иң изге теләкләр белән балаларың Азат-Гүзәл, Миләүшә-Рифат, оныкларың Алинә, Данияр, Рәсүл, Нурания кодагыең, барча туганнарың.

 

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk