Жилой Рудник авылында яшәүче Хәнәфиев Рәис Мәлик улының 60 яшьлек юбилее!
Жилой Рудник авылында яшәүче кадерле әтиебез Хәнәфиев Рәис Мәлик улының 30 майда 60 яшьлек юбилее булды.
Әтиебез, сине юбилеең белән чын күңелдән котлыйбыз, алдагы туар таңнарың сәламәтлек, күңел тынычлыгы, яшәү дәрте алып килүен телибез.
Кабатлансын ел да синең бәйрәм,
Һәр көн кояш гомер өстәсен.
Ходай бездән туган йортыбызда
Сине күрү бәхетен өзмәсен.
Иң изге теләкләр белән тормыш иптәшең Гүзәлия, улың Илнар, киленең Рузия, кызың Эльмира, киявең Рөстәм, оныкларың Әдилә, Әмирхан, Зилә, Сөмбел, Алинә.
Нет комментариев