Ятмас-Дусай авылында гомер итүче Һадыева Минсурия Хәмәй кызының 70 яшьлек юбилее!
Ятмас-Дусай авылында гомер итүче кадерле әниебез Һадыева Минсурия Хәмәй кызының 11 сентябрьдә 70 яшьлек юбилее.
Кадерле әниебез, чын күңелдән сине котлыйбыз. Төпле киңәшең, җылы сүзең, нурлы йөзең өчен рәхмәт.
Иксез-чиксез булсын
бәхет мизгелләрең!
Ходай сиңа озын гомер насыйп итсен.
Сиңа юллыйбыз
теләкләрнең изгеләрен.
Әни бит ул – өйнең яме,
Ә тормышта – олы терәк.
Сәламәт бул, озак яшә,
Син бит, әни, безгә кирәк.
Иң изге теләкләр белән улларың, киленнәрең, оныкларың, туганнарың исеменнән кызың Гөлшат.
Нет комментариев