Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Яраткан әтиебез Якупов Финарис Харис улының 50 яшьлек юбилее

04 августа 2020, 08:41

286

0

0

Кукмарада яшәүче кадерле кешебез, тормыш иптәшем, яраткан әтиебез Якупов Финарис Харис улының 50 яшьлек юбилее.

Кадерлебез! Туган көнеңдә кабул ит син бездән матур, изге теләкләрне. Гомер юлың якты өлге итеп алырлык, меңнәргә үрнәк булырлык. Олы җанлы, киң күңелле, шәфкатьле, зирәк акыллы, нык рухлы, ихтыяр көчең бик зур синең. Яшәештән тәм табып, эшне сөеп, һаман да алга атлыйсың. Тормышыбызга тагын да ямь өстәп, авырмый, сау-сәламәт булып, муллыкта, бәхеттә, тигезлек белән балаларның, якыннарның игелеген күреп яшәргә Аллаһ насыйп итсен. Без сине бик яратабыз, хөрмәт итәбез һәм горурланабыз.

Әтиебез – безнең кадерлебез,

Без бәхетле җирдә син барга.

Фәрештәләр кунсын иңнәреңә

Юбилеең белән котларга.

Төрле чакны күргәнсеңдер, әти,

Йөрәгеңдә күптер яра да.

Киңәшчебез, терәгебез булып

Озак яшә безнең арада.

Парлап канат кагу җиңелрәк,

Тормыш сине ялгыз итмәсен.

Тормыш чишмәләре челтерәп аксын,

Мәңге-мәңге суы кипмәсен.

Иң изге теләкләр белән тормыш иптәшең, кызың, улың.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk