Янсыбы авылында яшәүче Шәмсетдинова Фирдания Әгләмдетдин кызының 60 яшьлек юбилее!
Янсыбы авылында яшәүче әниебез, әбиебез Шәмсетдинова Фирдания Әгләмдетдин кызының 24 майда 60 яшьлек юбилее.
Кадерлебез, туган көнең белән чын күңелдән котлыйбыз. Тән сихәтлеге, саулык, күңелеңдәге җан җылысының нуры сүнмичә, сүрелмичә, без - балаларыңа яшәеш чыганагы булып торуын телибез.
Рәхмәт, синең шәфкать тулы йөрәгеңә,
Рәхмәт, ару-талу белмәс беләгеңә,
Рәхмәт, хәстәр белән баккан күзләреңә,
Юаныч һәм шатлык биргән сүзләреңә.
Иң изге теләкләр белән Илдар-Гөлшат, Ренат-Азалия, Зөбәйдә-Рашит, Лилия-Александр, оныкларың Илдәрия, Ислам, Исламия, Аяз, Зифа, Тимур, Камилла, Эдуард.
Нет комментариев