Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Янсыбы авылында яшәүче Шәкертова Суфья Хәкимҗан кызының олуг юбилее!

01 ноября 2018, 08:57

846

0

0

1 ноябрьдә Янсыбы авылында яшәүче киң күңелле, олы йөрәкле әниебез, әбиебез, кадерле тормыш иптәшем Шәкертова Суфья Хәкимҗан кызының олуг юбилее – 65 яшь тулган көне.

Әни – син безнең өчен иң кадерле, олы зат. Сине ихлас күңелдән юбилеең белән котлыйбыз. Син – безгә күңел җылылыгы бирүче, киләчәккә өмет, ныклы таяныч булучы үрнәк.

Алдагы көннәрдә дә йортыбызның нуры, тормышыбызның таянычы булып, кадер-хөрмәттә, әтиебез белән тигезлектә, сау-сәламәт булып, яшәүдән ямь табып, рәхәтләргә һәм рәхмәтләргә төренеп, мул тормышта, тынычлыкта озак еллар бәрәкәтле гомер кичерергә язсын сиңа.

Яшә әле, әни, йөзгә кадәр,
Шат күңелле булып гомер ит.
Җиргә кояш ничек кирәк булса,
Син  дә безгә шулай кирәк бит.

Иң изге теләкләр белән тормыш иптәшең Исмәгыйль, улың Рамил, киленең Люция, кызларың Гөлназ, Гөлзирә, кияүләрең Шәүкәт, Ленар, оныкларың Илназ, Алинә, Ралинә, Зилә, Гөлия, Сәид, Самир, Ильяс, кода-кодагыйларың.

 

 

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk