Хезмәт даны
  • Рус Тат
  • Янсыбы авылында яшәүче Гыйльметдинова Рәшидә Хаҗи кызының 80 яшьлек юбилее!

    --, 12 апрель 2019 - 14:37
    149
    0
    0

    Янсыбы авылында яшәүче безнең өчен иң кадерле кешебез Гыйльметдинова Рәшидә Хаҗи кызының 10 апрельдә 80 яшьлек юбилее булды.

    Кадерлебез! Сине чын күңелдән олуг юбилеең белән котлыйбыз. Сиңа нык сәламәтлек, күңел тынычлыгы, кайгы-хәсрәтсез көннәр, балаларыңның, оныкларыңның күңел җылысын тоеп, игелекләрен күреп, бәхетле, озын гомер кичерүеңне телибез.

    Кайчан кайтсак, капка ачык була,
    Шат елмаеп каршы аласың.
    Киткән чакта хәерле юл теләп,
    Моңсуланып озатып каласың.
    Дөнья тыныч, еллар имин булсын,
    Тормышыңда булсын бәрәкәт.
    Олы җаның, изге күңелең өчен
    Барыбыздан сиңа зур рәхмәт.

    Иң изге теләкләр белән барлык балаларың, оныкларың, оныкчыкларың исеменнән Раилә, Илһам, Ралинә, Данияр.

     

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: