Хезмәт даны
  • Рус Тат
  • Вахит авылында яшәүче Усманова Шәмсия Хәмәтнур кызының 60 яшьлек юбилее!

    --, 4 август 2019 - 14:10
    186
    0
    0

    Вахит авылында яшәүче Усманова Шәмсия Хәмәтнур кызының 6 августта туган көне – 60 яшьлек юбилее.

    Кадерлебез! Сине чын күңелебездән олы юбилеең белән котлыйбыз. Сиңа нык сәламәтлек, күңел тынычлыгы, шатлыклы, тыныч көннәр, балаларыңның һәм оныкларыңның куанычларын күреп, бәхетле, озын гомер кичерүеңне теләп калабыз.

    Әниебез – безнең кадерлебез,
    Без бәхетле җирдә син барга.
    Фәрештәләр кунсын иңнәреңә
    Туган көнең белән котларга.
    Уйлама әле, картаям дип,
    Шат-көләч бул, сүнмә-сүрелмә.
    Кадер-хөрмәт күреп үтсен гомерең,
    Урыннарың булсын гел түрдә.

    Иң изге, иң матур теләкләрне юллап калучы якыннарың – әтиебез, бабабыз, балаларың, оныкларың исеменнән кызың Рәзилә.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: