Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Вахит авылында яшәүче Хәлиуллина Равилә Рифат кызының 55 яшьлек юбилее!

09 ноября 2018, 14:49

976

0

0

Вахит авылында яшәүче Хәлиуллина Равилә Рифат кызының 10 ноябрьдә 55 яшьлек юбилее.

Кадерле әниебез! Сине матур юбилеең белән ихлас күңелдән тәбрик итәбез.

Әни! Син – гаиләбезнең ышанычлы терәге, ярдәмчел, һәрвакыт безнең өчен тырышып яшисең. Әти белән үрнәк, ныклы гаилә корып, безне сөеп, иркәләп, яхшы тәрбия биреп үстердегез. Сезнең алда без баш иябез, бөтенесе өчен дә зур рәхмәтебезне белдерәбез. Син үзеңнең төпле киңәшләрең белән һәркемгә ярдәм итәсең, күңел җылыңны һәркемгә җиткерәсең. Кем генә килсә дә, тәмле ризыклы өстәлләр, ачык йөз белән каршы аласың.

Йортыбызның нуры, тормышыбызның таянычы, терәге булып, кадер-хөрмәттә, әтиебез белән тигезлектә, яшәүдән ямь табып, сау-сәламәт, бәхетле, мул тормышта, тынычлыкта озак еллар гомер кичерергә язсын сиңа.

Иң изге теләкләр белән тормыш иптәшең, балаларың, оныкларың, туганнарың.

 

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk
2
X