Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Вахит авылында туып, 28 ел дәвамында Вахитов исемендәге авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативын җитәкләгән хөрмәтле җитәкчебезнең 15 июль көнне гомер бәйрәме.

12 июля 2019, 14:20

544

0

0

Хөрмәтле җитәкчебез Нәфыйк Факил улы Хөсәенов!

Вахит авылында туып, 28 ел дәвамында Вахитов  исемендәге авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативын җитәкләгән хөрмәтле җитәкчебезнең 15 июль көнне гомер бәйрәме.

Сезне күркәм  бәйрәмегез – 60 яшь тулган көнегез белән чын күңелдән котлыйбыз. Сезгә нык сәламәтлек, күңел тынычлыгы, гаилә шатлыгы, кайгы-хәсрәтсез көннәр, ак бәхетләр, озын гомер, авыр, ләкин мактаулы хезмәтегездә зур уңышлар телибез. Киләчәгегез җыр кебек матур, кояш кебек якты булсын. Туачак таңнар һәрвакыт нурлы, күк йөзе һәрвакыт аяз булсын. Гел шулай игелекләр эшләп, кешеләрне сөендереп яшәгез! Киләчәктә дә тормыш киртәләрен җиңеп, еллар агымыннан калышмый, озын, мәртәбәле хезмәт юлы узуыгызны теләп калабыз.

Алтмыш ел да үтеп киткән икән

Сез дөньяга килгәннән бирле.

Тормыш һаман хезмәт таләп итә,

Тормыш һаман матур һәм серле.

Үрнәк итеп сөйли һәркем сезне,

Суынмасын йөрәк җылыгыз.

Җәйләр белән бергә килеп җиткән

Куанычлы туган көнегез.

Безнең теләк сезгә: 100 ел яшәгез,

Өзелмәсен җирдә сыегыз!

Ихтирам белән Вахитов исемендәге авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы коллективы

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk
2
X