Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Уразай авылында яшәүче Сәгедиева Рәмзия Равил кызының гомер бәйрәме!

24 апреля 2019, 11:28

621

0

0

Уразай авылында яшәүче безнең өчен иң кадерле кешебез Сәгедиева Рәмзия Равил кызының 23 апрельдә гомер бәйрәме –  55 яшьлек юбилее булып узды.

Кадерлебез, сине бәйрәмең белән ихлас күңелдән кайнар котлыйбыз. Сиңа озын гомер, бәхет-шатлыклар, күңел тынычлыгы, тән сихәте, саулык-сәламәтлек телибез. Сабыр холыклы, мәрхәмәтле, ярдәмчел, кадерледән-кадерле син. Рәхмәтләргә һәм рәхәтләргә төренеп, сөенеп һәм сөендереп мең-мең яшә!

Җирдә кояш нуры балкыгандай,
Син балкыйсың безнең күңелдә.
Тормышыбыз синең белән матур,
Рәхмәтлебез сиңа гомергә.

Иң изге теләкләр белән тормыш иптәшең Садыйк, кызларың Гүзәл, Ләйсән,  кияүләрең Рәсүл, Илгиз, оныкларың һәм кода-кодагыйларың.

 

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk