Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Уразай авылында гомер итүче Сәгъдиева Наиләнең туган көне!

08 марта 2018, 22:29

782

0

0

Уразай авылында гомер итүче кадерле әниебез Сәгъдиева Наиләнең 8 мартта туган көне. Язгы кояш нурларына иркәләнеп тәрәзә төбендә чәчәк аткан гөл өчен дә куана белүче, боз сөңгеләрендә бриллиантлар күрүче, һәрбер кар бөртегенә, яңгыр тамчысына сөенә белә торган нечкә күңелле, кеше кайгысына да, илдәге кискен борылышларга да битараф була алмаган олы йөрәкле, “балаларым”, дип өзелеп торган, гомер буе ир хакын хаклап яшәгән газиз кешебезне туган көне белән чын йөрәктән тәбриклибез. Аллаһы Тәгалә хәерле бәрәкәтле, сәламәт гомер насыйп итсен иде. Әти белән тигезлектә, тынычлыкта балаларның хөрмәтен тоеп, игелеген күреп, оныкларыгызга үрнәк булып яшәгез. Йөзеңдәге иман нуры, йөрәгеңдәге җылылык сүрелмәсен, әни!

Сине яратучы, хөрмәт итүче әтиебез Заһит, улың Фәнис, кызларың-кияүләрең һәм оныкларың.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk