Төхфәтуллиннарның тормыш корып яши башлауларына 60 ел!
Манзарас авылында гомер итүче кадерлеләребез Флюра Әхмәди кызы һәм Хөрмәтулла Төхфәтулла улы Төхфәтуллиннарның иңне-иңгә куеп тормыш корып яши башлауларына март аенда 60 ел була.
Сезне бриллиант туегыз белән чын күңелдән котлыйбыз. Сәламәтлекнең ныгын, бәхетнең, шатлыкларның олысын, пар канатыгыз каерылмыйча озын гомер кичерүегезне телибез. Алга таба да балалар, киленнәр, оныклар, туганнар хәсрәтен күрмичә, игелекләрен генә тоеп яшәргә насыйп итсен Аллаһы Тәгалә.
60 ел узып киткән
Сизми-сизелми генә.
Тормыш юлын сезнең кебек
Матур үтәр кем генә?!
Иң изге теләкләр белән сеңелләрегез Гөлфия, Әлфинур, Рәсүлә, балаларыгыз гаиләләре.
Нет комментариев