Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Сәйфетдинов Рашид Бәдыгытдин улына 70 яшь тула!

01 января 2021, 09:00

271

0

0

Каенсар авылында яшәүче Сәйфетдинов Рашид Бәдыгытдин улына 1 гыйнварда 70 яшь тула.

Кадерлебез, сине ихлас күңелебездән юбилеең белән котлыйбыз! Киләчәктә дә нык сәламәтлек, күңел тынычлыгы, исәп-хәсрәт күрмичә, без – балаларыңның, оныкларыңның игелеген тоеп, әниебез белән тигез булып, мул тормышта яшәвеңне телибез.

Җитмеш яшь ул –
Картлыкның уртасы,
Гомер үтте диеп уйлама.
Әнкәй һәм дә балаларың янда
Бәхетле син, әткәй, дөньяда.
Күпме генә бәхет теләсәк тә,
Бик аз булыр кебек тоела.
Кирәк чакта ярдәм кулын сузып 
Яшисең син һәрбер балаңа.
Шуңа күрә бар да яраталар,
Дус-ишләрең йөри килгәләп.
Сау-сәламәт булып туксанны да
Үткәрергә язсын бергәләп!

Иң изге теләкләр белән тормыш иптәшең Зөлхәбирә, улларың Руслан, Ришат, киленнәрең Рәзилә, Гөлнара, оныкларың Рузил, Реналь, кодагыйларың Илһамия, Лилия.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk