Шәймәрданов Габдулла Шәймәрдан улының туган көне!
Купка авылында яшәүче кадерле әтиебез, бабаебыз Шәймәрданов Габдулла Шәймәрдан улының 24 декабрьдә туган көне – 80 яшьлек олы юбилее булып узды.
Кадерле әтиебез, бабаебыз! Сине юбилеең белән тәбрик итәбез. Аллаһы Тәгалә биргән гомереңне саулык-сәламәтлек белән, муллыкта, борчу-хәсрәт күрмичә, безгә терәк булып, балаларыңның, оныкларыңның игелеген тоеп яшәвеңне телибез.
Төрле чакны күргәнсеңдер, әти,
Йөрәгеңдә күптер яра да.
Киңәшчебез, терәгебез булып,
Озак яшә безнең арада.
Иң изге теләкләр белән улың Нурсил, киленең Гөлнур, оныкларың Нәфис, Самат, Муса, кызларың, кияүләрең, оныкларың.
Нет комментариев