Сәгыйтова Гөлнур Харис кызына 50 яшь!
Зур Кукмара авылында яшәүче кодагыебыз Сәгыйтова Гөлнур Харис кызына шушы көннәрдә 50 яшь тулды.
Гөлнур, синең турында нинди матур сүзләр әйтсәк тә, аз булыр кебек: миһербанлы, киң күңелле, юмарт, сабыр, эшчән һәм иң мөһиме – динебезнең кануннарын тотып, дөрес итеп яшәп яткан көнегез. Алга таба да шулай кодабыз белән тигезлектә, авырмый, яшәештән тәм табып, балаларыгызның игелеген күреп гомер кичерергә язсын.
Дөнья тыныч, еллар имин булсын,
Тормышыңда булсын бәрәкәт.
Олы җаның, изге күңелең өчен
Барыбыздан сиңа зур рәхмәт.
Иң изге теләкләр белән ӘМИНОВлар гаиләсе. Байлангар.
Нет комментариев