Сания Әхмәдулла кызына - 85 яшь!
Зур Сәрдек авылында яшәүче сөекле әниебез Сания Әхмәдулла кызына шушы көннәрдә 85 яшь тула.
Сөеклебез, сине чын йөрәгебездән юбилеең белән тәбриклибез. Сиңа озын гомер, бәхет-шатлыклар, күңел тынычлыгы, тән сихәте, саулык-сәламәтлек телибез. Кайгы-хәсрәткә бирешми, һаман шулай көчле рухлы һәм ярдәмчел, изге күңелле булып, балаларыңның һәм оныкларыңның игелеген күреп, озак яшәргә насыйп итсен. Рәхмәтләргә һәм рәхәтләргә төренеп яшә.
Әни, диеп әйтер кешең булу –
Нинди бәхет бит ул дөньяда.
Шатлыкларың булса – уртак була,
Кайгыларың булса – югала.
Моңайма әле, әни, картаям, дип,
Шат-көләч бул, сүнмә-сүрелмә.
Кадер-хөрмәт күреп үтсен гомерең,
Урыннарың булсын гел түрдә.
Сине бик яратып балаларың, оныкларың, оныкчыкларың.
Нет комментариев