Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Саматов Мансур Миркадәм улына 4 апрельдә 45 яшь тула! 

04 апреля 2020, 11:09

382

0

0

Кукмарада яшәүче кадерле тормыш иптәшем, әтиебез Саматов Мансур Миркадәм улына 4 апрельдә 45 яшь тула. 

Кадерлебез! Сине ихлас күңелдән туган көнең белән котлыйбыз. Сиңа гомернең иң озынын, бәхетнең иң зурысын, шатлыкларның иң олысын юллыйбыз. Якты ал таңнар, зәңгәр күкләр синең күңелеңне һәрчак яктыртсын, балкытып торсын. Таң җилләренең назлысы, күңел тынычлыгы, чиксез бәхетләр, эшеңдә зурдан-зур уңышлар, яхшы күтәренке кәеф юлдаш булсын сиңа. Сабыр холыклы, мәрхәмәтле, ярдәмчел, кадерледән-кадерле син. Һәрвакытта да шулай шат, көләч йөзле, изге күңелле булып кал. Син – тормышыбызның яме, безгә ныклы терәк, яклаучыбыз һәм саклаучыбыз. Ходай насыйп итеп, алдагы көннәрдә дә безгә сәламәтлектә, шатлыкта, куанычта, бәхеттә, тигезлектә яшәргә язсын! Без сине бик яратабыз, синең белән горурланабыз.

Котлы булсын туган көнең!
Бирсен Ходай саулык корычтай.
Йөз син бәхет диңгезендә,
Балкып һәрчак нурлы кояшта.

Иң изге теләкләр белән кызларың Энҗе, Зилә, Динә, киявең Рәзил исеменнән тормыш иптәшең Фәридә.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk