Хезмәт даны
  • Рус Тат
  • Олыяздан Мәхмүтова Нәзифә Шакир кызының олуг юбилее!

    --, 28 июнь 2019 - 13:01
    51
    0
    0

    Олыяз авылында туып, шул нигездә 1 гасыр гомер итүче хөрмәтле әниебез Мәхмүтова Нәзифә Шакир кызының 1 июльдә олуг юбилее.

    Кадерле әниебез! Сине юбилеең белән котлыйбыз. Син – безнең өчен олы җанлы, киң күңелле кеше, җылы кояшыбыз, яшәү өлгебез. Сиңа исәнлек-саулык, күңел тынычлыгы, бәхетле картлык телибез. Алдагы көннәрең бары шатлыкта үтсен.

    Шатлык-куанычлар, сәламәтлек
    Юлдаш булсын, әни, гомергә.
    Йортыбызны җылытучы учак,
    Нур сибүче кояш син безгә.
    Зәңгәр күкләр йолдыз белән,
    Исле гөлләр белән җир ямьле.
    Йолдызлардан якты, гөлдән гүзәл,
    Синең белән туган йорт ямьле.

    Сине яратып барлык балаларың.

     

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: