Олыяз авылында яшәүче Бариева Рузилә Хәлим кызының туган көне!
Олыяз авылында яшәүче безнең өчен иң кадерле әниебез, әбиебез Бариева Рузилә Хәлим кызының 30 июньдә туган көне – 80 яшьлек юбилее.
Кадерле әниебез, әбиебез! Сине чын күңелебездән матур бәйрәмең белән ихлас тәбриклибез. Сиңа нык сәламәтлек, күңел тынычлыгы, бәрәкәтле имин тормыш телибез, балаларыңның күңел җылысын, хөрмәтен тоеп, туган һәр көнгә куанып яшәргә язсын.
Алдагы көннәреңдә әтиебез белән тигезлектә, без – балалар, оныклар янәшәсендә сөенеп яшәргә язсын.
Яшәү шатлыгы син безнең өчен,
Яхшылыгың белән үрнәк син.
Һәрвакытта сиңа таянабыз,
Безнең өчен һәрчак кирәк син.
Иң изге теләкләр белән әтиебез, улларың, киленнәрең, оныкларың, оныкчыкларың исеменнән улың Фәнзил.
Нет комментариев