Олыяз авылында гомер итүче Закирова Илһамия Вилдан кызының күркәм юбилее!
Олыяз авылында гомер итүче кадерле әниебез, әбиебез Закирова Илһамия Вилдан кызының күркәм юбилее – 85 яше.
Кадерлебез, сине ихлас күңелдән котлыйбыз! Сиңа киләчәктә балалар, оныклар, оныкчыклар хәсрәте күрмичә, бәхетле, мул тормышта, кадер-хөрмәттә булып, безне изге догаларыңнан калдырмыйча, озак еллар барыбызны сөендереп яшәвеңне теләп калабыз.
Балаларың, оныкларың, оныкчыкларың, кода-кодагыең, туганнарың исеменнән кызың Илсөяр.
Нет комментариев