Низамиев Фидарис Фәрхи улының 65 яшьлек юбилее!
Камышлы авылында туып, шунда яшәүче әтиебез Низамиев Фидарис Фәрхи улының 9 июльдә 65 яшьлек юбилее.
Кадерле әтиебез, ихлас күңелдән сине туган көнең белән котлыйбыз. Сиңа булган рәхмәтләребезне, күңелдәге теләкләрне сүз белән генә әйтеп бирергә мөмкин түгел, алар иксез-чиксез. Синең кебек сабыр, миһербанлы, саф күңелле әтиләр бик сирәктер. Син – безнең таяныч та, ышаныч та, яклаучыбыз да, саклаучыбыз да. Үстердең, кеше иттең, барыбыз да, мең рәхмәтләр укып, сиңа озын гомер телибез. Киләчәктә әни белән бер-берегезнең күңел яктылыгын, җан җылысын тоеп, тынычлыкта, муллыкта, саулыкта яшәргә насыйп булсын үзегезгә.
Иң изге теләкләр белән әниебез, балаларың, киявең, кодагыең, оныкларың һәм туганнарың.
Нет комментариев