Николаев Петр Александровичның 50 яшьлек юбилее!
Югары Чура урта мәктәбендә техник хезмәткәр булып эшләүче Николаев Петр Александровичның 27 майда 50 яшьлек юбилее.
Хөрмәтле Петр Александрович! Гүзәл бәйрәмегез белән котлап, теләкләрнең иң изгеләрен, рәхмәтләрнең иң зурысын телибез. Һәр туар таңга сөенеп, борчу-хәсрәтсез, тигезлектә һәм муллыкта яшәргә язсын.
Гомерне бит еллар билгеләми,
Яшәү дәрте булсын күңелдә.
Сәламәтлек, бәхет, куанычлар
Юлдаш булсын сезгә гомергә.
Профсоюз оешмасы, Югары Чура урта мәктәбе коллективы.
Нет комментариев