Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Насыйбуллина Кәшифә Мөбарәк кызының 90 яшьлек күркәм юбилее!

29 апреля 2020, 10:30

337

0

0

Олыяз авылында яшәүче кадерле әниебез Насыйбуллина Кәшифә Мөбарәк кызының 29 апрельдә 90 яшьлек күркәм юбилее.

Кадерле әниебез, сине чын күңелдән юбилеең белән котлыйбыз! Сиңа күңел тынычлыгы, бәхеткә, шатлыкка күмелеп, кайгы-хәсрәт күрмичә, балаларың, оныкларыңның уңышларына сөенеп, туган нигезебезнең күрке булып, бүгенге матур тормышта, сәламәтлектә озын гомер кичерүеңне телибез.

Туган көне бүген әниемнең,
Туксан ел ул яши дөньяда.
Матур үзе, җыерчыклы йөзе,
Чәчләре чал ап-ак булса да.
Җиде баласына бүлеп биргән
Йөрәгенең бөтен ялкынын.
Безнең күз алдында картайды шул
Киң күңелле әнием, алтыным.
Тарсынма әле, әнием, бу дөньяны,
Сыкранма әле, әнием, авыр дип.
Яшә әле, яшә, озак яшә,
Бер киткәчтен кайтып булмый бит.

Иң изге теләкләр белән балаларың, кияү-киленнәрең, онык-оныкчыкларың.

 

 

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk
2
X