Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Мозафарова Нурия Юныс кызына 80 яшь тула!

01 декабря 2020, 08:05

981

0

0

Тырыш авылында яшәүче кадерле әниебез Мозафарова Нурия Юныс кызына 1 декабрьдә 80 яшь тула.

Кадерлебез, сине ихлас күңелебездән юбилеең белән котлыйбыз. Киләчәктә дә нык сәламәтлек, күңел тынычлыгы, көтелмәгән куанычлар, мул тормыш телибез. Һичкайчан исәп күрмичә, без – балаларыңның, оныкларыңның игелеген тоеп, алдагы көннәреңдә дә куанычлы гомерләр насыйп булсын.

Бүгенге көндә әниебез апасы Саимә, кызы Зөлфия, оныгы Ирек белән яши. Гаилә корып тормыш көткәндә үзенә һәрчак ярдәм итеп торган, инде менә ике ел урын өстендә ятучы 92 яшьлек Саимә апасын карауны үзенең изге бурычы дип санаган сабыр, миһербанлы, газиз әниебезгә Аллаһы Тәгалә Хаҗ саваплары бирсә иде.

Әни!
Иң матур юллар – син йөргән юллар,
Иң тәмле сулар – син биргән сулар.
Иң йомшак куллар – син сөйгән куллар.
Иң тугры сүзләр – син әйткән сүзләр.
Иң сабыр йөрәк – синең йөрәгең.
Иң талмас беләк – синең беләгең.
Иң изге теләк – синең теләгең.
Иң бөгелгән бил – ул синең билең.
Гөл сибелгән тел – ул синең телең.
Үч тотмас күңел – синең күңелең.
Исән-сау бул, әни!

Иң изге теләкләр белән балаларың, оныкларың, туганнарың исеменнән төпчек улың Илнур гаиләсе.

 

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk