Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Мостафин Фидаил Зиатдин улының гомер бәйрәме!

15 января 2021, 12:44

277

0

0

Мостафин Фидаил Зиатдин улының гомер бәйрәме!

Камил Шакиров исемендәге Зур Сәрдек гимназиясе директоры Мостафин Фидаил Зиатдин улының шушы көннәрдә үзенә генә хас булган гомер бәйрәме – 55 яшьлек юбилее.

Хөрмәтле Фидаил Зиатдинович, сезне туган көнегез белән чын күңелдән котлыйбыз. Сезгә гомернең иң озынын, бәхетнең иң зурысын, шатлыкның иң олысын телибез. Гаилә тигезлеге, күңел тынычлыгы, яхшы күтәренке кәеф юлдаш булсын үзегезгә. Балаларыгызның, якыннарыгызның игелеген күреп, мул тормышта яшәвегезне Ходай насыйп итсен.

Катлаулы һәм җаваплы эшегездә зурдан-зур уңышлар телибез. Яраткан балаларыгызның таянычы, Фәридә апаның кадерлесе, туганнарыгызның хөрмәтле кешесе булып, рәхмәтләргә төренеп яшәгез. Сезгә бездән бер генә теләк – саулык, ә тән сихәтлеге ул – күңелегездәге илаһи нур тамчысы.

Сезне хөрмәтләп Зур Сәрдек гимназиясе коллективы, профсоюз оешмасы.

 

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk