Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Мохтарова Гыйльминур Әгъләметдин кызының 70 яшьлек юбилее!

29 ноября 2019, 10:36

513

0

0

Безнең өчен кадерле булган әниебез, әбиебез Мохтарова Гыйльминур Әгъләметдин кызының  3 декабрьдә 70 яшьлек юбилее.

Кадерле әниебез, сине олы бәйрәмең белән чын күңелдән котлыйбыз. Тормышыбызга ямь өстәп, авырмый, кайгы-хәсрәт күрми, озын гомер итәргә, балаларыңның, оныкларыңның игелекләрен, хөрмәт итүләрен күреп яшәргә язсын сиңа Ходай! Әни, 27 яшьтә тол калып, безне – ике балаңны укытканың, олы тормышка чыгарып җибәргәнең, безнең өчен әти дә, әни дә булганың өчен сиңа мең-мең рәхмәт.

Бик ягымлы, юмарт, шәфкатьле син,
Гаять тырыш, эшчән, нык уңган.
Күңелең кылдай нечкә, ихтыяр көчен
Аллаһ биргән сиңа бик мулдан.

Иң изге теләкләр белән кызың Гөлшат, киявең Хәлил, улың Илшат, киленең Гөлнара, оныкларың Илназ, Илүзә, Фирүзә, Илсаф, Илсинә, кода-кодагыйларың.

 

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk