Мәмәшир авылында яшәүче Кәлимуллина Асия Әһлиулла кызының олуг юбилее!
Мәмәшир авылында яшәүче кадерле әниебез, әбиебез Кәлимуллина Асия Әһлиулла кызының 15 сентябрьдә олуг 85 яшьлек юбилее.
Кадерлебез, сине туган көнең белән чын күңелдән котлыйбыз. Сиңа бәхетле гомер, нык сәламәтлек, күңел тынычлыгы, без – балаларыңның, оныкларыңның ихтирамын, кадер-хөрмәтен тоеп, игелекләрен күреп яшәвеңне телибез.
Иң изге теләкләр белән кызларың Марзия, Зөлфия, киявең Басыйр, оныкларың Алия, Айгөл, оныкчыгың Эмилия.
Нет комментариев