Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Минһаҗев Фаиз Минегазиз улының 70 яшьлек олуг юбилее!

15 мая 2020, 13:48

385

0

0

Ел фасылының иң матур чагында, бар табигать хуш ис тараткан мизгелдә безнең өчен иң кадерле, якын кешебез – әтиебез, Балыклы авылында гомер итүче Минһаҗев Фаиз Минегазиз улы шушы якты дөньяга аваз салган. Аллага шөкер, бүген әтиебез шат елмаеп, сау-сәламәт килеш үзенең 70 яшьлек олуг юбилеен каршы ала. 

Әниебез Нәсимә белән үрнәк гаилә төзеп, алты кыз балага ныклы тәрбия биреп, олы тормыш юлына чыгарып җибәргән изге зат алар. Кадерлебез, син гомер буе изге җанлы, мәрхәмәтле, ачык күңелле булдың. Синең тырышлыгың, алтын киңәшләрең ярдәмендә без, үсеп житеп, хезмәткә өйрәндек, һәрберебез тормышта үз юлын тапты. Рәхмәт, әти. Әле һаман да көчеңнән килгәнчә булышасың, безне кайгыртып яшисең. 

Әтиебез, пар канатың, әни өчен син – ышанычлы гомер юлдашы, кызларың өчен – иң яхшы әти, 10 оныгың һәм кияүләрең өчен – иң юмарт, шәп бабай да. Без синең белән бик горурланабыз! Киләчәктә дә пар канатың каерылмыйча, әни белән тигезлектә, әле озак еллар балаларыгызның, оныкларыгызның игелеген күреп, безнең янәшәдә сөенеп яшәргә язсын. Иң мөһиме – сәламәтлек ташламасын, табының мул, йөргән юлың уң, эшләрең гөрләп барсын. Йөрәгеңдә гаиләң, якыннарың, дусларың өчен булган мәрхәмәтлелек беркайчан да сүнмәсен. Туган көнең белән сине, әтиебез!

 Безнең өчен төп терәк син, әти,
 Һәрчак син бит безне уйлыйсың.
 Кайтабыз дип әгәр хәбәр салсак,
 Капка төбен саклый башлыйсың.
 Сәламәт бул, әти, гомер буе,
 Сызламасын аяк-кулларың.
Бары сөенеч сиңа китерсеннәр
Сөеп туймас газиз оныкларың. 
Әтиебез, безнең кадерлебез,
Котлы булсын туган көннәрең.
Кабул итеп ал син бәйрәмеңдә
Теләкләрнең изге бәйләмен.

Яратып hөм хөрмәт итеп кызларың, кияүләрең, оныкларың.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk