Мәчкәрә авылында яшәүче Халидә һәм Вагыйз Әхмәтҗановларны котлыйбыз!
Мәчкәрә авылында яшәүче кадерле кешебез Әхмәтҗанова Халидә Кәрәм кызының 75 яшьлек юбилее. Әтиебез Вагыйз белән бергә тормыш итүләренә 50 ел.
Кадерле әниебез! Шушындый зур һәм якты бәйрәмең көнендә без сиңа ихлас котлауларыбызны юллыйбыз. Кадерле кешебез, сиңа булган теләкләребезнең иң мөһиме — алдагы гомер елларыңда тормыш юлларын иминлектә, сау-сәламәт булып, бәхетле көннәрдә, шатлык белән үтәргә язсын! Киләчәктә дә балаларыңның, оныкларыңның, туганнарыңның шәфкатьлелеген, мәрхәмәтлелеген, игътибарын һәм ихтирамын тоеп, әтиебез белән хәерле, тыныч картлыкта гомер итегез!
Иң изге теләкләр белән балаларың, оныкларың.
Нет комментариев