Хезмәт даны
  • Рус Тат
  • Манзарас авылында яшәүче Нәҗипова Тәнзилә Мидехәт кызының олуг юбилее!

    --, 31 июль 2019 - 09:46
    85
    0
    0

    Манзарас  авылында яшәүче киң күңелле, олы йөрәкле әниебез, әбиебез, кадерле тормыш иптәшем Нәҗипова Тәнзилә Мидехәт кызының олуг юбилее – 60 яшь тулган көне.

    Әни – син безнең өчен иң кадерле, олы зат. Сине ихлас күңелдән юбилеең белән котлыйбыз. Син – безгә күңел җылылыгы бирүче, киләчәккә өмет, ныклы таяныч булучы үрнәк.
    Алдагы көннәрдә дә йортыбызның нуры, тормышыбызның таянычы булып, кадер-хөрмәттә, әтиебез белән тигезлектә, сау-сәламәт булып, яшәүдән ямь табып, рәхәтләргә-рәхмәтләргә төренеп, мул тормышта, тынычлыкта озак еллар бәрәкәтле гомер кичерергә язсын сиңа.

    Яшә әле, әни, йөзгә кадәр,
    Шат күңелле булып гомер ит.
    Җиргә кояш ничек кирәк булса,
    Син дә безгә шулай кирәк бит.

    Иң изге теләкләр белән тормыш иптәшең Раиф, улың, киленең, кызың, киявең, оныкларың.

     

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: