Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Манзарас авылында яшәүче Мөхәмәтова Галия Ягъфәр кызының 70 яшьлек юбилее!

15 марта 2019, 15:19

600

0

0

Манзарас авылында яшәүче Мөхәмәтова Галия Ягъфәр кызының  70 яшьлек юбилее!

Манзарас авылында яшәүче кадерле кешебез Мөхәмәтова Галия Ягъфәр кызының  15 мартта 70 яшьлек юбилее.

Газиз әниебез һәм яраткан әбиебез! Шушындый зур һәм якты бәйрәмең көнеңдә без сиңа ихлас котлауларыбызны юллыйбыз. Кадерле кешебез, сиңа булган теләкләребезнең иң мөһиме – алдагы гомер елларыңда тормыш юлларын иминлектә, сау-сәламәт булып, бәхетле көннәрдә, шатлык белән үтәргә язсын. Киләчәктә дә балаларыңның, оныкларыңның, кардәш-туганнарыңның шәфкатьлелеген, мәрхәмәтлелеген, игътибарын һәм ихтирамын тоеп, хәерле, тыныч картлыкта гомер ит!

Күпме генә бәхет теләсәк тә,
Бик аз булыр кебек тоела.
Нинди генә изгелекләр эшләмәдең
Кешеләргә гомер буена.
Тормышта гел ярдәм итеп тора
Зирәк киңәшләрең, җылы сүзең.
Иркәлисең, яратасың, юатасың,
Тыңлыйсың да, аңлыйсың да үзең.
Шуңа сине бар да яраталар,
Дус-ишләрең йөри кергәләп.
Сәламәтлек, бәхет-шатлык белән
Яшик әле, әнкәй, бергәләп!

Иң изге теләкләр белән Рамил-Гөлнур, Ришат-Гөлгенә, оныкларың Инсаф, Ильяс, Булат, Нияз, Илназ, кода-кодагыйларың.

 

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk