Маняпова Надирә Әхмәт кызына 80 яшь!
Арча районының Наласа авылында туып-үсеп, гомерен Кукмара белән бәйләгән, озак еллар редакциябездә авыл хуҗалыгы бүлеге мөдире булып эшләгән Маняпова Надирә Әхмәт кызына бүген 80 яшь.
Надирә ханым туры сүзле, ул чордагы сәясәт белән актив кызыксынып, бу өлкәдә үз фикерен курыкмыйча белдерүчеләрнең берсе иде. Редакциядә эшләгән чорында һәр колхоз-совхоз белән тыгыз элемтәдә торып, аларның эшчәнлеген газета битләрендә объектив яктыртып барды.
Кадерле хезмәттәшебез! Сезгә тыныч, имин, бәрәкәтле тормыш телибез. Һәр көнегезне елмаеп каршы алырга, гомер көзегез сукмагыннан Галимҗан абый белән бүгенгедәй пар канатлы булып атларга язсын.
Хөрмәт белән “Хезмәт даны” газетасы редакциясе коллективы.
Нет комментариев