Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Мамаева Сания Андреевнаның 65 яшьлек юбилее!

11 июля 2020, 08:50

430

0

0

Кукмарада яшәүче кадерле кешебез Мамаева Сания Андреевнаның 11 июльдә 65 яшьлек юбилее.

Кадерле әниебез, иртәгә барыбыз өчен дә якты, илаһи, зур бәйрәм. Җир йөзендә әнидән дә якын, әнидән дә рәхимле, мәхәббәтле, әнидән дә олы җанлы зат юктыр. Дөньяның рәхәтен, тормышның михнәтен, күңелнең сафлыгын, намусның пакьлеген аңларга өйрәтүче, үз җаны аша уздырып, күкрәк сөте белән иман иңдерүче – әни. Без сырхаулап ятканда күкрәгенә кысып, “җан җимешем, балам” дип, чын күңелдән борчылучы – әниебез.
Син булмасаң, без оясыз кош, моңсыз җыр, җырсыз сандугач кебек яшәр идек, тормышыбызның яме дә, тәме дә булмас иде.

Аллаһының мең рәхмәте яусын сиңа. Озын гомер, тән сихәтлеге, саулык, күңелеңдәге җан җылысының нуры сүнмичә, сүрелмичә, без – балаларыңа яшәеш чыганагы булып торуыңны телибез.

Сабый чагым ерактарак калган саен,
Күз төпләрен күләгәләр сарган саен,
Көмеш чәчләр, акыл, зиһен арткан саен
Кадерең синең арта бара, әнием минем.
Синең сүзне кабатлыймын балаларга,
Күз карашың, назың кирәк дәваларга.
Җылы сүзең үтеп керә яраларга,
Кояшым син, якты көнем, әнием минем.
Юмартлыгым, көләчлегем – синнән бүләк,
Бүген дә син – барыбызга безнең үрнәк.
Оныкларың котлый икән сине, димәк,
Гомер юлың матур үткән, әнием минем.

Иң изге теләкләр белән тормыш иптәшең, улың-киленең, киявең-кызың, оныкларың исеменнән кызың Эльмира гаиләсе.

 

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk