Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Әлмөхәмәтова Гөлҗафар Димөхәмәт кызының туган көне!

03 мая 2020, 10:31

439

0

0

Туембаш авылында яшәүче Әлмөхәмәтова Гөлҗафар Димөхәмәт кызына 3 майда 89 яшь тула.

26 ел абыстай вазыйфасын үтәгән тыл ветеранын, исеме Мөхәммәт пәйгамбәребезнең яраткан ислемае “Җофар” сүзеннән ясалган бу игелек иясен туган көне белән котлыйм. Гомер бәйрәмең мөбарәк булсын. Аллаһ Раббыбыз кылган гамәлләреңне кабул итеп, ил-көнебезгә тынычлык, җан-тәннәреңә саулык-сәламәтлек бирсен, аткан һәрбер таңга куанып, шөкрана кылып, балаларыңны, оныкларыңны, безне сөендереп, авылыбызның күрке, горурлыгы булып яшәвеңне насыйп кылсын.

Гомер бит ул – Ходай бүләге,
Алда әле күпме еллар бар.
Һәрвакытта да ак яулыклы,
Ягымлы Гөлҗафар булып кал.

Шәмсенур ГЫЙМАДИЕВА, Туембаш авылы.

 

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk