Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Әлмөхәмәтов Рафил Миннерәхим улына 50 яшь!

22 ноября 2020, 09:41

460

0

0

Кәркәүч авылында гомер итүче кадерле әтиебез Әлмөхәмәтов Рафил Миннерәхим улына 22 ноябрь көнне 50 яшь тула.

Газиз кешебез, шушы матур юбилеең белән котлап, Аллаһы Тәгалә биргән гомереңне саулыкта, шатлыкта, муллыкта яшәвеңне телибез. Туган йортыбызның яме бит син, рәхмәт сиңа барысы өчен дә!

Тиздән синең юбилеең, әти,
50 яшең – Ходай бүләге.
Син – салучы йортыбыз нигезен,
Әни өчен тормыш терәге.
Син өйрәттең үз үрнәгең аша
Бу тормышта яшәү серләрен.
Күпме наз һәм сөю сыйдырган бит
Безне уйлап типкән йөрәгең.
Котлы булсын, әти, туган көнең,
Без барыбыз шушы теләктә.
Бүгенгедәй шат елмайган йөзең
Бәхет өсти безнең йөрәккә.

Иң изге теләкләр белән әтиең, тормыш иптәшең, кызларың, кияүләрең, оныкларың, кода-кодагыйларың, абыйларың, апаларың һәм туганнарың исеменнән Актанышта яшәүче кызың Ландыш.

 

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk