Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Кызыл Тау авылында яшәүче Егорова Анфиса Алексей кызының 55 яшьлек олы юбилее!

08 июня 2018, 13:18

561

0

0

Кызыл Тау авылында яшәүче безнең кадерле кешебез - тормыш иптәшем, әниебез, әбиебез Егорова Анфиса Алексей кызының 8 июньдә 55 яшьлек олы юбилее.

Кадерлебез, син - безнең яклаучыбыз, саклаучыбыз, барыр юлыбызны яктыртып торучы мәңге сүрелмәс кояшыбыз. Сиңа 55 яшь тулды. Әмма син безнең өчен һаман яшь, син – дөньядагы иң гүзәл, иң изге, иң кадерле зат. Син булган җирдә ризык һәм җылы бар.

Әниебез! Сине ихлас күңелебездән гомер бәйрәмең белән тәбрик итәбез. Сәламәтлек белән, кайгы-хәсрәт күрмичә, кадерле әтиебез белән бер-берегезгә терәк булып, без, балаларыңның һәм оныкларыңның күңел җылысын тоеп, тормышыбызның яме, яшәү өлгесе булып, кадер-хөрмәттә озак еллар яшәвеңне телибез.

Кадерле әниебез! Безгә якты дөнья бүләк иткәнең, йокысыз уздырган төннәрең, биргән акыллы киңәшләрең, тәмле ашларың, җылы карашларың өчен бик зур рәхмәт сиңа. Үзебез күптән әти-әни булсак та, син безгә әле бик кирәк.

Сине яратып әтиебез, балаларың, кияү-киленең, оныкларың.

Мамадыш-Кукмара-Кызыл Тау.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk