Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Кукмарадан Закиров Дамир Мөхәммәтхәлим улының  70 яшьлек юбилее!

10 ноября 2019, 03:12

440

0

0

Кукмарада гомер итүче безнең кадерле әтиебез, бабабыз Закиров Дамир Мөхәммәтхәлим улының  10 ноябрьдә гомер бәйрәме – 70 яшьлек юбилее.

Кадерлебез, сине күркәм юбилеең белән котлыйбыз. Сиңа нык сәламәтлек, күңел тынычлыгы, хәерле, бәрәкәтле гомер телибез, кайгы-хәсрәткә бирешми, һаман шулай көчле рухлы һәм ярдәмчел, изге күңелле булып кал. Төп йортыбызның җылысын саклап, мәрхәмәтле, кешелекле булуың өчен зур рәхмәт сиңа, әти.

Киләчәк гомереңне без – балаларың, якыннарың игътибарын тоеп, йортыбызны җылытучы учак, безнең өчен терәк булып, янәшәбездә яшә.

Сине яратып, хөрмәт итеп кызың Дамира, киявең Айдар, киленең Лилия, оныкларың, туганнарың исеменнән улың Данил.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk