Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Кукмарадан Сәлахетдинова Мәрьямбикә Шәмсерахман кызының туган көне!

13 сентября 2019, 15:37

410

0

0

Кукмарада гомер итүче, озак еллар социаль ярдәм күрсәтү үзәгенең 24нче бүлегендә мөдир булып эшләгән Сәлахетдинова Мәрьямбикә Шәмсерахман кызының 16 сентябрьдә гомер бәйрәме – 60 яшь тулган көне.

Хөрмәтле Мәрьям апа! Ихлас йөрәктән сезне күркәм бәйрәмегез белән тәбрик итәбез, иң изге, якты, матур теләкләребезне юллыйбыз. Сез яхшы күңелле, ярдәмчел, сабыр холыклы булуыгыз белән хезмәттәшләрегезнең ихтирамын яуладыгыз. Сезгә озын гомер, бәхет-шатлыклар, күңел тынычлыгы, тән сихәте, саулык-сәламәтлек телибез. Кайгы-хәсрәткә бирешми, һаман шулай көчле рухлы һәм ярдәмчел, изге күңелле булып калыгыз. Тормыш иптәшегез Фәрит абый белән тигезлектә, байлыкта озын гомер кичерергә язсын.

Гомерне бит еллар билгеләми,
Яшәү дәрте булсын күңелдә.
Сәламәтлек, бәхет, куанычлар
Юлдаш булсын сезгә гомергә.

Иң изге теләкләр белән хезмәттәшләрегез.

 

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk