Кукмарадан Гайфетдинов Нурислам Нуретдин улының 60 яшьлек юбилее!
Янсыбы авылында туып, хәзерге көндә Кукмарада яшәүче кадерле туганыбыз Гайфетдинов Нурислам Нуретдин улының 60 яшьлек юбилее.
Кадерлебез, сине чын күңелдән юбилеең белән котлыйбыз. Озын гомер, нык сәламәтлек, тыныч тормыш, бәхет, шатлык теләп калабыз.
Тырыш синең оста кулларың,
Матур эзле үткән юлларың.
Барча туганнарга, якыннарга
Һәрчак изге булды уйларың.
Котлы булсын туган көнең,
Без барыбыз шушы теләктә.
Бүгенгедәй шат елмайган йөзең
Шатлык өсти безнең йөрәккә.
Иң изге теләкләр белән барлык туганнарың исеменнән сеңлең Сания.
Нет комментариев