Кукмарада яшәүче Закиров Дамир Мөхәммәтхәлим улының гомер бәйрәме!
Березнякта туып, Кукмарада яшәүче кадерле абыебыз Закиров Дамир Мөхәммәтхәлим улының 10 ноябрьдә 70 яшьлек юбилее.
Дамир абый, син – һәрвакыт ярдәмчел, сабыр, туганнарыңны кайгыртып яшәүче олы җанлы һәм киң күңелле кеше. Без шаянлыгыңа һәм чаялыгыңа һәрчак сокланабыз. Нинди авырлыклар булса да, тормышта беркайчан да сер бирмәдең.
Кадерле кешебез, алдагы гомер елларыңда тормыш юлларын иминлектә, сау-сәламәт булып, бәхетле көннәрдә, шатлык белән үтәргә язсын! Киләчәктә дә балаларыңның, оныкларыңның, кардәш-туганнарыңның шәфкатьлелеген, мәрхәмәтлелеген, игътибарын, ихтирамын тоеп, хәерле, тыныч тормышта гомер ит!
Иң изге теләкләр белән Роза апаң, Зөфәр-Алия гаиләләре.
Нет комментариев