Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Кукмарада яшәүче Яппаров Рафис Рәҗәп улының күркәм юбилее!

26 октября 2018, 13:10

796

0

0

Кукмарада яшәүче кадерле әтиебез Яппаров Рафис Рәҗәп улының күркәм юбилее.

Гомер юлын якты өлге итеп алырлык, меңнәргә үрнәк булырлык әтиебез! Сине 60 яшь тулу уңае белән кайнар котлыйбыз. Әниебез белән безне кадерләп үстереп, үз юлыбызга аяк басарга булышканың, яратып, аталарча кайгыртканың, гаделлеккә өйрәткәнең  өчен зур рәхмәт сиңа. Син, әти – безнең таянычыбыз, киңәшчебез, җылы кояшыбыз. Син тормыш авырлыкларын җиңә килгәнсең, балаларыңа, туганнарыңа сабырлык, шәфкатьлелек үрнәге күрсәтеп яшәдең. Һәрвакыт ягымлы, йомшак күңелле генә булып калмыйча, кирәк вакытта таләпчән дә була белдең.

Өебез һәрвакыт ямьле, ризыклы булсын, балаларыгызның, оныкларыгызның игелеген күреп, безнең шатлыкларга сөенеп, сау-сәламәт булып, әни белән бер-берегезгә куаныч, терәк булып, озак гомер итегез. Барысы өчен дә олы рәхмәт сиңа.

Бүген синең юбилеең, әти!
Алтмыш яшең – Ходай бүләге.
Син – салучы безнең йорт нигезен,
Әни өчен тормыш терәге.
Син өйрәттең үз үрнәгең аша
Бу тормышта яшәү серләрен.
Күпме наз һәм сөю сыйдырган бит
Безне уйлап типкән йөрәгең.
Шатлык-куанычлар, сәламәтлек
Сине ташламасын, әти, гомергә.
Йортыбызны җылытучы учак,
Нур сибүче кояш син безгә!

Иң изге теләкләр белән әниебез Розалия, балаларың Резедә-Илфар, Эльвира-Марат, оныкларың Зилә, Гүзәл һәм барлык туганнарың.

 

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk
2
X