Кукмарада яшәүче Сергеева Александра Ильиничнаны 75 яшьлек юбилее белән котлыйбыз!
Кукмарада яшәүче газиз әниебез Сергеева Александра Ильиничнаны гомер бәйрәме - 75 яшьлек юбилее белән котлыйбыз.
Кадерлебез! Син – безнең өчен һәрчак киң күңелле кеше, таянычыбыз, киңәшчебез, яшәү өлгебез. Тормышыңның һәр көне сиңа нык сәламәтлек, күңел тынычлыгы, көтелмәгән куанычлар алып килсен. Кайгы-хәсрәткә бирешми, балаларыңның һәм оныкларыңның игелеген күреп, хөрмәтен тоеп, озак яшәргә насыйп итсен.
Әнкәй, диеп, әйтер кешең булу –
Нинди бәхет бит ул дөньяда.
Шатлыкларың булса – уртак була,
Кайгыларың булса – югала.
Уйлама әле, картаям, дип,
Шат-көләч бул, сүнмә-сүрелмә.
Кадер-хөрмәт күреп үтсен гомерең,
Урыннарың булсын гел түрдә.
Иң изге теләкләр белән балаларың, кияүләрең, киленең һәм оныкларың.
Нет комментариев