Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Кукмарада яшәүче Минныханов Мәҗит Галимхан улының 70 яшьлек юбилее!

15 августа 2018, 15:31

690

0

0

Түбән Өскебаш авылында туып-үсеп, Кукмарада яшәүче Минныханов Мәҗит Галимхан улының 15 августта 70 яшьлек юбилее.

Кадерлебез үзенең хезмәт юлын 1972 елда Зур Сәрдек авылы сельпосы рәисе вазыйфасында башлаган, озак еллар буе Кукмара киез итек-киез комбинатында - сәүдә базасы директоры, 1989 елдан район салым инспекциясендә баш инспектор булып эшләп, лаеклы ялга чыкты. Эшен һәрчак намус белән башкарды, нәтиҗәле хезмәте өчен дәүләт бүләкләренә лаек булды. Кешеләргә карата ярдәмчел, гадел, игелекле булуы белән хөрмәт казанды.

Газиз кешебез! Сине чын күңелдән гомер бәйрәмең белән тәбрик итәбез. Нык сәламәтлек, кайгы-хәсрәтсез көннәр, гаилә иминлеге, бәрәкәтле мул тормыш телибез. Өч кызыңны  кадерләп үстергәнең, кайгыртучан әти булганың, олы тормыш юлына басарга булышканың, гаделлеккә өйрәткәнең өчен рәхмәт сиңа. Бер-беребезгә терәк булып, тигезлек белән озын гомер кичерергә язсын.

Сине яратып тормыш иптәшең Әлфия, Альфира-Марат, Альбина-Александр, Альмира-Айдар, оныгың Кәрим.

 

 

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk