Кукмарада яшәүче Котдусов Мөхәрләм Заһретдин улының гомер бәйрәме!
Кукмарада яшәүче кадерле кешебез Котдусов Мөхәрләм Заһретдин улының шушы көннәрдә гомер бәйрәме.
Бүген синең юбилеең, әти!
Алтмыш яшең – Ходай бүләге.
Син салучы шушы йорт нигезен,
Әни өчен тормыш терәге.
Син өйрәттең үз үрнәгең аша
Бу тормышта яшәү серләрен.
Күпме наз һәм сөю сыйдырган бит
Безне уйлап типкән йөрәгең.
Иң изге теләкләр белән тормыш иптәшең, балаларың, оныкларың.
Нет комментариев