Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Кукмарада яшәүче Хөсәенова Зәйнәббану Җиһанша кызының 90 яшьлек олы юбилее!

26 июня 2019, 09:46

500

0

0

Ямьле җәй аенда, 27 июнь көнне, Әсән-Елга авылында дөньяга килеп, бүгенге көндә Кукмарада яшәүче кадерле әниебез, дәү әниебез, әбиебез Хөсәенова Зәйнәббану Җиһанша кызының 90 яшьлек олы юбилее.

Аны шушы бәйрәме белән чын күңелдән котлыйбыз. Аңа хәерле сәламәтлек, бәхет, шатлык, озын гомер телибез.

Рәхмәт, әни, безгә гомер бирдең,
Төн йокламый карап үстердең.
Йөрәк җылың кушып барыбызга
Яшәр өчен ныклы көч бирдең.
Һәрвакытта булдың өйнең яме,
Авыр чакта безгә син терәк.
Озак яшә, һәрчак сәламәт бул,
Син бит, әни, безгә бик кирәк.

Иң изге теләкләр белән сине яратып кызларың-кияүләрең, улларың-киленнәрең, оныкларың, оныкчыкларың исеменнән кызың Зәйтүнә, киявең Илдус. Кукмара, Шәмәрдән, Чаллы, Казан, Мәскәү.

 

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk
2
X