Кукмарада яшәүче Хаҗиева Миннегөл Гыйльмулла кызының туган көне!
Кукмарада яшәүче безнең яраткан әниебез Хаҗиева Миннегөл Гыйльмулла кызының 1 майда туган көне.
Кадерлебез! Сине ихлас йөрәктән гомер бәйрәмең белән котлыйбыз. Алдагы елларда да тормыш юлын иминлектә, кайгы-хәсрәт күрми, сәламәтлек, күңел тынычлыгы белән бәхетле көннәрдә, безгә терәк, таяныч булып, балаларыңның һәм оныкларыңның ихтирамын тоеп үтәргә язсын. Туган йортыбызның җылы учагы әле озак еллар безне үзенә дәшеп торсын.
Мәңге-мәңге тәрәзәдән
Балкып торсын иде утыбыз.
Һәрчак безне каршы алса иде
Әни белән туган йортыбыз.
Изге теләкләр белән кызларың, улың, киленең, кияүләрең, оныкларың.
Нет комментариев