Кукмарада яшәүче Гайнуллина Флера Хәйрулла кызының олы юбилее!
Кукмарада яшәүче кадерле апам Гайнуллина Флера Хәйрулла кызының 19 сентябрьдә олы юбилее.
Мин сине чын күңелемнән олы юбилеең белән котлыйм. Аллаһы Тәгалә сиңа бәрәкәтле, сәламәт гомер, иман байлыгы, күңел тынычлыгы белән яшәргә насыйп итсен, кылган догаларыңны кабул кылсын. Һәрвакыт шулай кешеләргә кирәкле булып яшә, урының түрдә булсын.
80 яшь дип бер дә уфтанма син,
Гомер бит ул – Аллаһ бүләге.
Сәламәт бул, шат һәм рәхәт яшә,
Һәрчак көләч булсын йөзләрең.
Иң изге теләкләр белән Вәсилә.
Нет комментариев